Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Экскурсия маршруты: «Дөнья халыклары музыка инструментлары»

Экскурсия маршруты: «Дөнья халыклары музыка инструментлары»
  • Тасвирлама:

    «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең беренче катында дөнья халыкларының музыка коралларының уникаль күргәзмәсе урнашкан. Аның үзенчәлеге – илдә иң зур төрки уен кораллары коллекциясе. Теләгән һәркем таныша ала.

  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 69а

Башта коллекция шәхси коллекционер җыйган дөнья халыкларының 622 музыка коралыннан торган. Хәзерге вакытта коллекция күргәзмәгә килүчеләр тәкъдим иткән инструментлар белән тулылана. Күргәзмә мәйданчыгында Әлмәт музыка көллияте студентлары арасыннан «Кадим Әлмәт» коллективы формалашкан. Коллективның казанышлары исәбенә татар халкының рухи традицияләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау проблемаларына багышланган «Илаһи моң» конкурсының финалына чыгуны да кертергә була. Калмык милли коралы йочин, Тау Алтаеннан топшуур (саз), шоор (курай) һәм икили, якутларның чухурба (флейта), кыл кылыах, хомус (кубыз), сазсорнай, сыбызгы, топшуур, икили, кыл кылыах кебек борынгы уен коралларын күрергә мөмкин. Экскурсияләр «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә үткәрелә.