Иркә: Һәрбарчагыз мине Иркә итте
Бүген җырчы Иркәнең гомер бәйрәме.
Бу уңайдан Инстаграмда аны дуслары котлап, изге теләкләрен җиткерә.
Ул үзе дә инста-дусларына мөрәҗәгать итте.
"Бүген мин мең рәхмәтлемен Ходама, әти-әниемә, язмышыма, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, мине яратучыларга, күрә алмаучыларга, тормыш иптәшемә, балаларыма, тамашачыма мең рәхмәтлемен. Һәрбарчагыз мине Иркә итте, көчле итте, сабыр итте, яшәргә өйрәтте", - ди җырчы.
Без дә җырчыны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа