Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Блогер Рөстәм Нәбиев: «Авырлыкны сүзләр белән аңлатып булмый»

Рөстәм кулларында Көньяк Американың иң югары ноктасына күтәрелгән.

Альпинизм буенча Гиннесның рекорлар китабы рекордсмены Рөстәм Нәбиев кулларында гына Көньяк Американың иң биек ноктасын (Аконкагуа, 6961 м) яулаган. Моның өчен 9 көн кирәк булган.

"3 нче лагерьдан биеклекне яулау һәм кире төшү 25 сәгатькә сузылды. Йокысыз, ризыксыз, артка кармыйча гына үз максатыма юл 25 сәгатькә сузылды. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Без булдырдык! Моның җиңү белән тәмамлануына бик шатмын. 

Калганын яңадан сөйләрмен. Хәзер үземдә бушлык тоям. Аңлашылмый торган халәт, елап, бөтен эмоцияләрне чыгарасы килә. Сез моның никадәр авыр булуын күз алдына да китермисез. Авыр - ул бары сүз генә, авырлыкны сүзләр белән аңлатып булмый. 

Бу ничек мөмкин һәм нигә мин бу сорауга җавап таба алмыйм?", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Рөстәм Нәбиев. 

 

 

Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса