Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Илсөя Бәдертдинова: “Көне буе сөйләшми йөри алам...”

Илсөя Бәдертдинова үзе турында 10 факт язган.

  1. Үлеп яратмыйм мин сөйләгәндә бүлдереп, үз фикерен сөйли башлаган кешеләрне. Туктап калам да... сөйләшмим...
    2. 17 яшемдә билдән чәчемне , малайлар кебек кып-кыска иттереп кистереп кайттым.
    3. Көне буе сөйләшмичә йөри алам. Тормышта мин нык тыныч кеше...
    4. Кара зәңгәр төс белән , кара төсне аермыйм! Дальтоник, блин.
    5. Туган көннәрне истә калдыра алмыйм. Кайчак шундый оят була.
    6. Эре киселгән токмач ашын...катык белән, укроп салып, борычлап... Кара ипигә сөяк җилеген сылап ...яшел суганны эре тозга манып... Кабырга ите белән ашарга яратаааам.
    7. Машинадан төшкәндә тупсага басып төшкәннәрен яратмыйм.
    8. Хәер биргәнемне, мәчеткә барганымны, ярдәм иткәнемне, дога укытканымны бер кайчан да күрсәтмим!
    9. Олы кешеләр белән: бигрәк тә әбиләр белән сөйләшеп утырырга яратам
    .

Соңыннан җырчы үзенең язылучыларыннан үзе турындагы 10 нчы фактны язуларын сораган.

Менә мондыйрак: “сабыр кеше, сүгенергә яратасыз, котырынганда суыткычың полуфабрикатлар белән тула, стрекоза, лягушка һәм кукушкаларның ирләре кем була икән дип бав ватасыз” кебек кызыклы җаваплар бар.

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса