Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина истәлеге белән уртаклашты

Әлмәт театры артисты үзенең инстаграмында Гыйлемхан Камаловка бәйле истәлекләре белән уртаклашкан.

Мәдинә Гайнуллина болай ди:

“Сүнгән йолдызлар” спектаклен уйнап бетергәннән соң безнең театрда 1948 елдан бирле эшләгән Гыйлемхан ага Камалов чыкты да менә шушы йөзекне бирде. Ул вакыйгадан соң 10-12 ел узды инде. Соңыннан ул миңа бу йөзекнең аның өчен бик кадерле икәнен әйтте. “Бу - тормыш иптәшемнең йөзеге. Син аны киеп йөр”, - диде. Ә мин аны кияргә батырчылык итмәдем. Аның тормыш иптәшенең якты истәлеген шушы көнгә кадәр сакладым. Бу йөзекне Әлмәт театрының музеена бирәсем килә. Музейда Гыйлемхан аганы искә төшереп, шушы йөзек торсын иде. 14 нче гыйнварда туган көне иде. 80 яшендә дә сәхнәдә уйнады ул. Юбилейларын үткәрде. Шушы сөйләшү аның рухына дога булып ирешсен иде. Рәхмәт! Мине яратып, хөрмәт итеп шушы йөзекне биргән иде. Рәхмәт сиңа! Хәтерлибез сине!”.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса