Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный

“Татар яши торган җирнең аэропортына бөтен милләтләр хөрмәт иткән Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде Данил Салихов.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” аэропортына ни өчен Габдулла Тукай исеме бирелергә тиешлеген аңлатты.

“Тукай ул – безнең Татарстанның, аның халкының символы. Борынгы бабаларыбыз, татарлар яшәүче җирне аңлата торган, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, телебез, динебез, гореф-гадәтебезне дә ачып бирә торган исем ул. Бу җирдә кем яши дигәндә, “Тукай балалары, татар балалары яши” дигән сүзне кайтара торган исем”, - диде Данил Салихов.

Ул Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә булуын искәртте. “Дөресен генә әйткәндә, татарлар яши торган җирнең аэропортында халык хөрмәт итә торган олуг шәхес булырга тиеш. Тукайны бит төрки халыклар гына түгел, бөтен милләтләр дә хөрмәт итә, шуңа күрә без Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде.

 "Казан" аэропортына билгеле шәхес исемен бирү буенча тавыш бирү великиеимена.рф. сайтында 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Финалга Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Андрей Туполев исемнәре чыккан.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175067/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: тавыш бирү габдулла тукай

2
X