Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Андрей Большаков: Үзара салым - ул демократия принципларының гамәлгә ашырылуы

Дәүләттән актив ярдәм булганлыктан, татарстанлылар үзара салым буенча референдумда теләп катнаша, дип саный белгеч.

Татарстан халкының үзара салым буенча референдумда катнашуы Россия һәм Татарстан конституцияләрендә язылган демократия принципларының гамәлгә ашырылуы. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шундый фикерен җиткерде.

 "Чынлыкта ул (референдум - ТИ.) демократиянең һәм аның принципларының гамәлгә ашырылуы. Кешеләр үзләре ясаячак адымнар һәм гамәлләр өчен тавыш бирә. Бүгенге референдум безнең конституцияләрдә - Россиянекендә дә, Татарстанныкында да язылганнарны тормышка ашыру", - диде Большаков.

 Аның сүзләренчә, хәзерге үзара салым буенча  референдум системасы күптәннән әзерләнгән. Механизм күзәтелгән һәм хәзер яхшы эшли. Шул ук вакытта, ди белгеч, бу процесс закон кысаларында башкарыла.

 Ул 1990 елларда Татарстанда җирле үзидарә системасының Россиянең башка төбәкләрендәге системалардан аерылуын билгеләп үтте. Хәзер исә барысы да бер закон кысаларында эшли. Шул ук вакытта дәүләтнең үзара салым процессында катнашуы мөһимлеген дә искәртеп үтте А.Большаков.

 "Бу бик җаваплы мәсьәлә. Безнең беребез дә, дәүләт тарафыннан бер нинди дә ярдәм булмаган әйбергә үз өлешен кертәсе килмәс иде. Әмма монда халыктан җыелган һәр бер сумга дәүләт дүрт сум өсти. Ягъни, система халыкка файда китереп эшли", - диде эксперт.

 Ул референдумның җайлаштырылган система буенча эшләвен дә искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, процесс халыкка уңай йогынты ясый. "Гомумән алганда, бу процесс уңай, чөнки кешеләр референдумда катнашып, үзләре өчен кертемнәр ясый", - диде Андрей Большаков.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175416/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: үзара салым референдум демократия

2
X