Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дөрес йокы һәм зарядка: Психиатр үз-үзеңне изоляцияләүдә ничек акылдан шашмаска икәнен сөйләде

Өйдә булганда кеше көн режимын сакларга тиеш.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Әгәр кеше изоляциядә гаиләсе белән икән, аларның бергә уздыру өчен дә уртак вакытлары булырга тиеш. Бу шөгыльнең барлык гаилә әгъзалары өчен дә кызыклы булуы шарт. Мәсәлән, уеннар яки ребуслар чишелергә мөмкин», - диде ул.

Ябык тирәлектә кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә. Бу очракта ул уңай психотерапия тәкъдим итте. Моның өчен иң тискәре якның уңай ягын табу таләп ителә. Мәсәлән, хәзерге вәзгыять цифрлы технологияләрне үстерү өчен этәргеч булачак.

Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыра, сорауларга җавап бирә, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлата.

"Анда яңа мәгълүмат белән танышырга һәм хәтта сораулар бирергә мөмкин. Бернинди проблемалар да юк. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары эшләүдән туктамады", - дип өстәде медицина фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса