Татарстанда 45 пар берьюлы «Әйе» диде: әлмәтлеләр дә гаилә корды!
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 45 пар берьюлы «Әйе» диде: әлмәтлеләр дә гаилә корды!

6 октябрьдә Казанның Г.Камал театрында республиканың барлык районнарыннан 45 пар берьюлы никахлашты. Бу зур тантанада Әлмәт районы вәкилләре Ринат Таҗиев белән Зарина Дәрҗеманова да үз гаиләләрен корды.

6 октябрьдә Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында республикабызның барлык районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 парның берьюлы никахларын теркәделәр. Бу матур тантанада Әлмәт районыннан Ринат Тазиев белән Зарина Дарзиманова да катнашып, бәхетле гаиләгә нигез салды. ❤️

Быел күмәк никах тантанасы икенче тапкыр оештырыла. Узган ел да 45 пар берьюлы "Әйе" дигән иде — бүгенге көндә ул гаиләләрдә инде 10 сабый дөньяга килгән.

Әлеге истәлекле чара бөтенроссия ЗАГС органнары җитәкчеләре киңәшмәсе кысаларында узды.