Әлмәттә ике музыкаль кичә узачак
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә ике музыкаль кичә узачак

Теркәлү кирәк.

Әлмәттә киләсе ялларда «Әлмәт» үзәгендә ике бушлай музыкаль вакыйга узачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 16 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә «Габдулла Тукай: Музыка, сүз һәм ком» кичәсе башлана. Бу-шагыйрьнең шигырьләре тере музыка (флейта, скрипка, баян) һәм ком анимациясе белән тоташкан тамаша.

Ә 17 октябрьдә 18:00 сәгатьтә "Идиллиум" оркестры «Моцарт һәм Сальери» программасын тәкъдим итәчәк. Башта тамашачыларны Моцарт тормышы турында хикәя көтә, ә аннары — Римский-Корсаковның Пушкин буенча операсы. Ике вакыйгага да керү ирекле, әмма теркәлү кирәк.