Әлмәт яшүсмерләре җиңү яулады.
Әлмәтнең «Заря» яшүсмерләр клубы «Блогеры благоустройства 2.0» медиаконтент конкурсының читтән торып үткәрелгән этабында җиңү яулады. Проект Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
«Заря» клубына йөрүчеләр «Җирле геройлар» номинациясендә иң яхшылар исеменә лаек булдылар. Алар җәмәгать урыннарында рейдлар үткәрделәр.
- Конкурсның максаты-халыкның гражданлык активлыгын үстерү һәм гражданнарның уңайлы шәһәр мохите булдыруда катнашу өчен реаль мөмкинлекләр тудыру.