Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ничек ис газы белән агуланмаска?

Куркынычсызлык кагыйдәләре кышкы чорда аеруча актуаль.

Татарстанда яшәүче 10 кеше Яңа ел каникуллары вакытында газ исе белән агуланган. Әлмәт районында, ашыгыч хезмәтләр мәгълүматлары буенча, мондый һәлакәтләр әлегә теркәлмәгән. Ләкин саклык турында онытырга ярамый. Белгечләр раслаганча, еш кына төзек булмаган вентиляция һәм стандарт булмаган җылыткычлар бәлагә китерә.

Бинаны җилләтү гадәтен белгечләр яхшы дип атыйлар. 

 Белгечләр ис газыннан сак булырга киңәш итәләр. Чөнки бу төр агулану иң мәкерлесе. Углерод оксидының исе дә, төсе дә юк.

Духовка эчендәге яну кислородны ашый, кислород җитмичә баш әйләнү барлыкка килергә мөмкин. Кеше хәтта аңын да югалта", – дип кисәтә Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов.

Әлмәттә яңа ел каникуллары вакытында ис газыннан агулануның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Тулаем республика буенча 10 кеше зыян күргән. Һәлак булучылар булмаган. Коткаручы дознавательләр мәгълүматларына караганда, начар вентиляция вакыйгаларның сәбәбе булган.  Шуңа күрә елдан-ел белгечләр фатирны җилләтүне гадәткә кертергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса