Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Автомобильчеләр урамындагы ике йорттагы фатирлардан ачкычлар тапшырылды

«Татнефть» хезмәткәрләре социаль ипотека торагыннан ачкычлар алды.

Әлмәттә Автомобильчеләр урамындагы 11-нче номерлы 285 фатирлы йортка һәм 15-нче номерлы 56 фатирлы йортка күчәчәкләр. Аларны социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР президенты каршындагы дәүләт торак фондының инвестицияләре хисабына торгыздылар. Яңа фатирларда «Татнефть»  хезмәткәрләре яшәячәк.

Йортлардагы барлык фатирлар яшәрлек итеп тапшырыла, сантехника, газ плитәләре,  төтен сенсорлары, су, газ, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итү счетчиклары белән җиһазландырылган.

Торак комплекс территориясендә балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Ул якынча 160 кешегә исәпләнгән булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса