Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 16 яшьлек кызның күлдә үлеменнән соң тикшерү башланды

Узган ел авыл җирлегендә бер малай һәлак булган иде, ул тиешле булмаган урында коенган.

Әлмәт шәһәр күлендә 16 яшьлек кызның үлү факты буенча прокурор тикшерү эше башланды. Бу хакта  Әлмәт прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев хәбәр итте.

«Прокурор һәм тикшерү органнары линиясе буенча тикшерү башланды. Аның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк, шулай ук җинаять эше кузгату мәсьәләсе дә хәл ителәчәк», – дип билгеләп үтте Нагаев.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе сүзләренә караганда, җинаять эшләре «кешеләр өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү», «ваемсызлык» һәм «саксызлык аркасында үлем китерү» маддәләре буенча алып барылырга мөмкин. Табылган дәлилләрдән чыгып, тикшерүчеләр нинди җинаять эшләре кузгатылачагын хәл итәчәк.

Шулай ук Игорь Нагаев Әлмәттә бу 2022 елда суда булган беренче фаҗига, дип билгеләп үтте. Узган ел авыл җирлегендә бер малай һәлак булган, ул тиешле булмаган урында коенган иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса