Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сугыш ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиевнең туганнарын эзлиләр

Беркем дә, бернәрсә онытылырга тиеш түгел

Зәй районы Федоровка авылында фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап Хәтер мемориалы булдырылды. Әлеге уңайдан эш дәвам итә. Язын авыл зиратын чистартканда Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиевнең кабере табылган. Хәзер федоровкалылар аның каберенә кую өчен һәйкәл ясатканнар инде. Аны кую өчен ветеранның гаиләсе, туганнарын эзлиләр.

Галимҗан Әхмәтвәлиев тумышы белән Әлмәт районы Нәдер авылыннан. Армия хезмәтенә 1940 елда Юдино хәрби комиссариаты аша алына, 1948 елда исә демобилизацияләнә.

- Сарман, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарын йөреп чыктым, Казанга да бардым, тик Галимҗан Зәки улының гаиләсе һәм туганнарын тапмадым, -ди әлеге эш башында торучы Валентин Атласов.

Галимҗан Әхмәтвәлиев турында мәгълүмат белүчеләр, гаиләсе һәм туганнары табылса, урыннарда район газеталарына яки Зәй хәрби комиссариатына 3-48 -01 телефоны аша хәбәр итсеннәр иде.

Рәзимә Кашапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса