Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә район инвалидлар җәмгыяте бинасы махсус электр күтәргече белән җиһазландырылды

Элек биредә пандус булган.

Әлмәтнең коляскалы инвалидлары өчен дә җәй күңелле вакыйгадан башланды. Хәзер район инвалидлар җәмгыяте бинасы махсус электр күтәргеч белән җиһазландырылган.

Элек биредә пандус булган, инвалид коляскасында иң аскы катка текә төшү һәркемгә дә тәтемәгән. 2021 елның көзендә оешма рәисе әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап Әлмәт районының Мактаулы гражданины Шәфәгать Тәхаутдиновка мөрәҗәгать итә. Тәхаутдиновлар гаиләсе акчасына күтәрткеч куелган һәм капиталь ремонт ясалган.


«Бу пандус өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Без күптән көткән идек. Монда төшүе уңайсыз иде. Ә хәзер бик җиңел, уңайлы», – диде Лилия Лотфуллина.

Җәмгыятьтә барлыгы йөз тугыз инвалид бар, шуларның унөче – коляскалы инвалидлар. Хәзер алар берләшмәгә ешрак йөри ала. Биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр, өстәл уеннары буенча ярышлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса