Әлмәт таңнары

Әлмәттә кеше югалган

19 яшьлек Илдар Шәеховның кайда икәнлеге 23 декабрьдән бирле билгеле түгел.

Әлмәттә 19 яшьлек Илдар Шәеховны актив эзләү башланды, ул 2021 елның 23 декабрендә үк юкка чыккан. Бу хакта "Лиза Алерт" эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә.

Илдарның буе якынча 160 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре сары һәм күзләре соры-зәңгәр. Югалган вакытта аның өстендә юка соры куртка, зәңгәр джинсовка, кара-яшел спорт штаннары һәм кара ботинкалар булган.

Реклама

Аны күрүчеләр  бу хакта 112 яки 8(800)700-54-52 телефоннары аша хәбәр итсеннәр иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: