Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә медицина хезмәте ветераны вафат булды

Азат Нияз улына 62 яшь булган.

Әлмәттә медицина хезмәте ветераны, табиб – анестезиолог-югары квалификацияле реаниматолог-Усманов Азат Нияз улы вафат булды. Бу хакта Әлмәт район үзәк хастаханәсе хәбәр итә.

Азат Нияз улы 1960 елның 5 маенда ТАССРның Әлмәт районы Габдрахман авылында туа. 1991 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый.

Азат Усмановны укуын тәмамлагач, Әлмәт район үзәк хастаханәсенә бер еллык интернатура үтү өчен һәм табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшкә җибәрәләр.


"Эш вакытында үзен белемле җаваплы югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте, ул анестезиологиянең заманча алымнарын кулланды. Усманов Азат Нияз улы халык арасында һәм коллективта зур ихтирам казанды", - дип билгеләп үтелә  хәбәрдә.

2013 елның 22 июленнән Азат Нияз улы тиешле еллар эшләгән өчен пенсиядә иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса