Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында карда батып калган автомобильдә утыручылар коткарылды

Коткаручылар автомобильне кар көртеннән казып алырга булышкан.

Әлмәт районында Ямаш кырында грунт юлында автомобиль батып калган. 112 номерына автомобильнең карда батып калуын, безнины бетүен һәм анда ике кешенең булуын хәбәр итәләр. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Андрей Родыгин хәбәр итә.

Әлмәт  коткаручылары урынга килә. Чакыру урынына килеп җитүгә коткаручылар 1993 елда туган шоферны һәм 1997 елда туган пассажирны авария-коткару автомобиленә утырталар һәм җылыталар, шулай ук автомобильне казып алырга һәм кар көртеннән чыгарырга булышалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса