Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә балыкчылар бозга чыга башлады

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көн саен боз калынлыгына мониторинг үткәрәләр.

 Алар сулыкларда барлык балыкчыларга белешмәлекләр тапшыралар һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

 Әлмәт сусаклагычында боз калынлыгы 14 см тәшкил итә.

 Беренче кагыйдә хәзер: төркем белән бозга чыкмаска, бер-береңнән ераграк урнашырга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әлегә сулыкларга чыкмаска киңәш итә. Бераз түзәргә, чын салкыннарны көтәргә кирәк.

«Бүгенге көндә көчле, тотрыклы салкыннар булмады. Бозның калынлыгы, асылда, контроль тикшерүләр үткәргән урыннарда 14-15 см тәшкил итә, тик ул бөтен җирдә дә алай түгел», – дип хәбәр итте Әлмәт гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев.

Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыгучылар өчен мең ярымнан алып, штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса