Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 15 нче игезәк сабыйлар туды

2 ноябрьдә Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 15нче игезәк сабыйлар туу теркәлде.

Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык Юнысовлар Фәрит Фәнис улы һәм Диләрә Дамир кызы гаиләсендә туган. Аларның ике матур малайлары туды. Яңа туган сабыйларга  Данис һәм Гадел исем кушканнар

ЗАГС  белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә беренче дәүләт документларын-туу турында таныклык тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса