Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләргә газ исе килгәндә белгечләр чакыртырга кирәклеген искәрттеләр

104 яки 04 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Әлмәтлеләргә газ исен сизсәләр, 104 яки 04 номерларына шалтыратып, белгечләр чакыртырга кирәк, дип искәрттеләр. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

Район башлыгы күптән түгел булган вакыйгалар аркасында куркынычсызлык турында искә төшерде – 25 октябрьдә Яр Чаллыда торак йортта газ шартлау булды. Вакыйга нәтиҗәсендә берничә фатир җимерелде. Өем астында 4 кеше калды, алар арасында балалар да бар иде. Барлыгы 93 кеше эвакуацияләнде.

"Беркайчан да төзек булмаган газ җиһазларын ремонтларга тырышмагыз. Газчылар чакыру белән киләчәк, аларның таныклыгын тикшерегез. Алар газ үткәрү җиһазларын үзләре тикшерәләр. Шулай ук әгәр сез кинәт газ колонкасын яки плитәне алыштырырга уйласагыз – бары 104 яки 04 номерлы белгечләргә генә мөрәҗәгать итегез", - диде Тимур Нагуманов.

Шулай ук ул  авария – диспетчерлык хезмәтенең (45-12-55) һәм йорт эчендәге газ җиһазлары өчен җаваплы хезмәтләрнең (43-54-13) номерын искә төшерде.

Халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, «Әлмәтгаз», торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм идарәче компанияләр белгечләре, фатир эчендәге һәм йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен, даими рәвештә йөреп торалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса