Әлмәттә күпкатлы йортларның ишегаллары буйлап поши йөгерде
Шәһәр урамнарында адашып йөгереп йөрүче поши күпләрне гаҗәпкә калдырды.
Әлмәттә күренгән поши урманда инде. Мәгълүматны Экология һәм төзекләндерү департаменты башлыгы Дарья Орлова җиткерде.
"Аучылар поши Зарипов проспекты ягына китүен хәбәр иттеләр. Соңыннан аны югалттык, әмма ул урманга китте, дип хәбәр итәләр. Һәрхәлдә, ул урманга китәчәк, шәһәр буйлап йөгермәячәк. Аның шәһәргә килүенең сәбәбе – 14 майда Колшәрип ягында табигый янгын булуы да ихтимал, шуңа күрә ул шәһәр ягына чыккан", - диде Дарья Орлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа