Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Май бәйрәме ялларында почтаның эш графигы үзгәрә

Әлмәттә почта ничек эшләячәк?

Барлык почта бүлекчәләре өчен дә 1 һәм 9 май ял көннәре булачак, дип хәбәр иттеләр Россия почтасы матбугат хезмәтендә. Шушы көннәр алдыннан барлык почта бүлекчәләрендә дә эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.

3 майда почта шимбә графигы буенча, ә 10 майда - якшәмбе эш режимы буенча эшләячәк. Калган көннәрдә почта гадәти режимда эшләячәк.

Кайбер авыл почта бүлекчәләрендә башка эш режимы булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр. Бу пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны өзлексез китереп җиткерү өчен кирәк. "Бәйрәм көннәрендә пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән расписание буенча биреләчәк", - диелә Россия Почтасы хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса