Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Татнефть" генераль директоры урынбасары-баш геолог Рәис Хисамов үз вазифасыннан китте

«Татнефть» генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов лаеклы ялга чыгарга карар кылды.

Рәис Салих улы Хисамовның 48 ел хезмәт эшчәнлеге нефть сәнәгате белән бәйле. «Татнефть» тә ул нефть һәм газ чыгару операторыннан баш геологка - «Татнефть» генераль директоры урынбасарына кадәр юл узган.

Р.С. Хисамов-геология-минералология фәннәре докторы, профессор, Почет, Дуслык орденнары, Татарстан Республикасының «Дуслык» ордены белән бүләкләнгән, аңа «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының атказанган геологы»дигән мактаулы исемнәр бирелгән.

Рәис Салих улы лаеклы ялга чыгарга һәм компаниядә идарә постыннан китәргә карар кылуга карамастан, ул үз эшен «Татнефть» директорлар советы әгъзасы буларак дәвам итәчәк.

 

 

 

Фото һәм мәгълүмат: "Татнефть" матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса