Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ир-ат өстенә бетон плитә төшкән

Фаҗига бүген иртән элеккеге автотранспорт оешмасы территориясендә булган.

08:40 сәгатьтә Әлмәттә Сургутская урамындагы бинада плитә җимерелгән, аның астында кеше калганлыгы турында коткару хезмәтенә хәбәр килгән. Фаҗигане күргән кешеләр аны мөстәкыйль рәвештә тартып чыгара алмаганнар. Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре әлеге урынга килгән.

Иске цехны демонтажлау эшләре барышында түшәм конструкциясенең тимер-бетон плитасы җимерелгән булган. Өстә 1992 елда туган ир-ат плитәне сүтү өчен перфоратор белән эшләгән. Нәтиҗәдә бетон плитә җимерелеп килеп төшә.

Мәрхүмнең мәетен янгын сүндерүчеләр чыгара. Әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса