Рәхәтләнеп шуыгыз, әмма саграк булыгыз
Бу сүзләр бигрәк тә таудан чанада, «ватрушка»-тюбингта, тау чаңгысы белән шууга кагыла.
«Ватрушка», ягъни тюбинг таудан шуу өчен иң куркыныч әйбер санала.
Гадәти чана да, «ледянка» да аннан әллә ни кайтыш түгел анысы. Тик алар белән күпмедер дәрәҗәдә идарә итәргә була әле. Ә «ватрушкалар» белән идарә итү һич мөмкин түгел. Алар сәгатенә 40 километрга кадәр тизлек җыя ала. Шуучылар бер-берсе белән бәрелешергә дә, төрле каршылык-киртәләргә юлыгырга да, шулай ук юлларында очраган кешеләрне бәрдереп китәргә дә мөмкин.
Узган 2020 елның беренче көнендә үк Әлмәттә булган хәлне күпләр хәтерлидер. Сабантуй мәйданындагы биек таудан шуганда 23 яшьлек кыз утырган кабартылган чана әйләнеп китә һәм гаять зур тизлектә баганага барып бәрелә. Кызның җилкә һәм оча сөякләре сына. Зыян күрүчегә берничә сәгать операция ясап, гомерен саклап калалар.
Травматологлар әйтүенчә, аларда шуу умыртка баганасы, кабыргалар сыну һәм башка зыянлы нәтиҗәләр белән тәмамланырга мөмкин. Баш сөягенә һәм баш миенә зыян килү очраклары да юк түгел. Менә ни өчен коткаручылар тюбингларда махсус җиһазландырылган, коймалап алынган һәм инструкторлар кизү торган урыннарда, текәлеге 20 градустан да артык булмаган таулардан гына шуарга киңәш итә.
Әле күптән түгел генә Татарстанда коточкыч хәл булды. Яр Чаллыда яшәүче гаилә 31 декабрьдә тюбинг белән таудан шуарга бара. Тик яллары фаҗигале тәмамлана: таудан шуганда өч яшьлек кызлары зыян күрә. Ничә көн көрәшеп тә, табиблар баланың гомерен саклап кала алмый.
Фаҗига уңаеннан соци- аль челтәрләрдә шау-шу куба – кешеләр үзләре белән килеп чыккан хәлләрне язалар. Әйтик, бер әни үзенең сәхифәсендә менә нәрсәләр бәян итә: «Бу хәл төш кенә булсачы! Иртән торасың да гадәти тормыш белән яшәвеңне дәвам итәсең! Әмма бу төш түгел! Акырып елыйсы килә! Башта сораулар кайный: нигә, ник, нәрсә өчен? 1 гыйнварда без балалар белән махсус җиһазландырылган трассага тюбингта шуарга бардык. Бар да куркынычсыз иде дип әйтә алмыйм. Кеше күп иде, зур тизлектә таудан төшкәндә бәрелешүчеләр күп булды. Хезмәткәрләрнең берсе дә моңа игътибар итми, кагыйдәләрне аңлатмый. Тагын бер тапкыр шуабыз да, өйгә кайтып китәбез дип уйлаган идек... Әмма... ашыгыч ярдәм машинасында китәргә туры килде. Мин кызым белән алдан шуам, арттан ирем белән улым төшә иде. Бер мәлне без ян-якка барып бәрелдек... Аннары берни хәтерләмим. Медпунктта гына аңыма килдем. Йөзем канга баткан. Кызымның бот сөяге чәрдәкләнгән булып чыкты. Ике сәгать операция ясадылар. Бик авыр... Алда шактый озак тернәкләндерү көтә. Бездән алда гына тюбингта шуган бер малайны алып килделәр. Баш миенә кан сауган иде – коткарып кала алмадылар. Бездән соң бер кызны китерделәр – кабыргалары сынып, үпкәсе тишелгән иде».
Үзенең дә хәле авыр булуын, хастаханәдә дәваланып ятуын бәян иткәннән соң, әни кеше: «Өлкәннәрне дә, балаларны да дәвалаучы бөтен травматологлар, нейрохирурглар тюбингларның иң куркыныч шуу чарасы булуын тәкърарлый. Ник аларны тыймыйлар икән?! Безнең янга полиция килеп, күрсәтмәләр алды. Җинаять эше ачачаклар. Әмма нәтиҗәсе булыр микән? Мин кешеләрне «җиһазландырылган» трассада да, башка урыннарда да тюбингларда шумаска чакырам!» – дип өсти. Чыннан да, саф һавада гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп ял итү, күңел ачу өчен әлеге куркыныч кышкы «транспорт» төрен сайлаганда саклык чаралары турында онытмасагыз иде.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа