Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Никах мәҗлесендә әлмәтлеләр дә кунак булды

Кеше гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – никах. Бу бәйрәмне матур, зәвыклы, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк.

Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, хәзерлек эшләренең барысы да алар өстенә төшә.

Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә.

Бүгенге татар эстрадасына яңа формат, яңа хакыйкать алып килгән Радик Юлъякшин-Элвин Грейның никахы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә – Элвин Грей белән Инзиләнең никах мәҗлесендә Әлмәт кунаклары да катнашты.

Йолдызлар никахы ничек була икән? Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы, Башкортстан Президенты киңәшчесенең кунагы – Әлмәт егете Ранил Гыйльметдинов белән шул хакта сөйләштек.

– Ранил, син кайчаннан бирле Элвин Грей белән таныш? Ничек башланып китте сезнең дуслык?

– Безнең дуслык 2016 елдан башланып китте. Ул Әлмәткә Сабантуйга килгән иде. Мин аны шунда видеога төшердем. Шулай танышып киттек. Аннан тагын шәһәр пляжын ачкан вакытта ул үзе видеога төшерергә мине чакырды. Танышлык дуслыкка әйләнде. Ул вакытта әле ул мондый популяр Элвин Грей түгел иде. Аннан соң, бер-ике атнадан, миңа шалтыратып, Россия буйлап үтә торган турын төшерергә чакырды. Мин баш тарттым. Курыктым бугай. Ул чакта «Луч» телекомпаниясендә эшли идем. Аннан уйладым да, тагын кайчан Элвин Грей шулай тәкъдим итә дип ризалаштым.

– Димәк, никахка чакырылу синең өчен көтелмәгән әйбер түгел?

– Чакыру түгел, ә менә никахның булуы минем өчен көтелмәгән иде. Аннан, артистлар бит алар, гадәттә, бик өйләнергә ашыкмый. Иҗат кешесе ирек ярата. Гомумән, моны бик аз кеше генә белергә тиеш иде. Без берәүгә дә әйтмичә сакларга тиеш идек.

– Никах мәҗлесе кайда узды? Кунаклар күп идеме? Пандемия вакытында мәҗлес үткәрү, халык җыю әйбәт булырмы икән?

– Никах Кол Шәриф мәчетендә укылды, ә мәҗлес «Ак Барс-Арена» футбол стадионының банкет залында узды. Кунаклар күп түгел иде. 100 кешедән артмагандыр. Ничәшәр меңәрләгән тамаша залларындагы концертлар белән чагыштырганда бу бик аз. Бу бит туй түгел әле.

– Туйга кемнәр чакырылган иде, нинди зурлыктагы «йолдызлар»? Оператор буларак, барысы да синең үткен күз аша үтә бит.

– Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рената Тэй, Россия эстрадасы артисты Нурминский, Башкортстаннан популяр яшь артистлар бар иде.

– Пресса шактый вакыт Элвин Грейның Салават белән дуслык-дошманлык мөнәсәбәтләре турында язды. Элвин Грей Яңа елга Салаватка балта бүләк иткән дип тә яздылар. Никах мәҗлесендә Салават бар идеме?

– Нишләптер ул юк иде.

– Бүгенге көндә Элвин Грей Башкортстан Президенты киңәшчесе, ягъни түрә. Мәҗлестә шул катлау кешеләре – «түрдәге түрәләр» булдымы?

– Башкортстанның Президент аппаратыннан килгән делегация бар иде.

– Ә Татарстан түрәләре?

– Булырга тиеш иде. Булганнардыр дим. Чөнки мин бөтенесен дә танып бетермим.

– Синең игътибарыңны җәлеп иткән үзенчәлекле бүләк нәрсә булды?

– Бүләкләрне матур пакетларда китерделәр. Ә менә башкорт делегациясе чыннан да бик үзенчәлекле бүләк бирде. Ул башкорт җәясе. Бик тә милли үзенчәлекле, зур җәяне Башкортстан Президенты Радий Хәбиров исеменнән тапшырдылар.

– Никах мөселман кешесе өчен дини таләп, канун. Шунда ук милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәт, йолаларны да үз эченә ала. Ә Элвин Грей бит инде ул заманнан бер адым алда йөгереп бара торган шәхес. Никах мәҗлесе нинди кысаларда барды?

– Бу никах бик кабатланмас формада булды. Аны икегә бүлеп карарга кирәктер. Беренче өлеше имам белән, бик гади, җылы, татар һәм башкорт телләрендә, туганнар белән аралашып барды. Ә икенче өлешендә исә, артистлар буларак, кечкенә генә концерт ясап алдылар. Мәҗлес вакытында стадионның зур экранында никах вакытында төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтеп тордылар. Бу үзенә күрә бик матур күренеш булды.

– Кәләшнең туй күлмәге сатып алынганмы, кайсы илдән? Әллә инде махсус аның өчен тектерелгәнме?

– Кәләшнең туй күлмәге искиткеч матур. Кайда икәнен белмим, ләкин аның өчен махсус тегелгәнен әйтә алам.

– Кияүнең мәһәре нәрсә иде?

– Радик Инзиләгә кыйммәтле зәркән бизәнү әйберләре бүләк итте.

– Тамашачы аны Элвин Грей дип белә, шулай кабул итте. Мәҗлестә аңа кем дип мөрәҗәгать иттеләр?

– Бу мәҗлестә бит ул нәкъ шундый ук кияү, ир-ат. Хәзрәт тә, кунаклар да аңа Радик дип дәштеләр. Мин үзем дә белгәннән бирле аңа Элвин дип 2-3 кенә тапкыр дәшкәнмендер. Ул бит тамашачылар өчен генә Элвин Грей.

– Кәләш – Инзилә Фәтхетдинова нинди гаиләдән? Әти-әниләре кемнәр?

– Инзиләне яхшы белсәм дә, әти-әнисе белән якыннан аралашырга туры килмәде. Инзилә татарча бик әйбәт белә, матур сөйләшә, тәртипле, итагатьле кыз. Бик гади. Шулай булгач, аны тәрбияләгән әти-әнисе дә шундый дип ышанып әйтергә була.

– Кияү Башкортстаннан, кәләш Удмуртия республикасыннан, ә никах Татарстан башкаласында данлыклы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Моны син, Радикның якын дусты буларак, ничек аңлатасың?

– Чөнки яшәве, эшләве Казанда.

– «Йолдыз»лар никах мәҗлесендә нәрсә ашый, Ранил? Табын ничек иде?

– Хәзер инде ниндидер ризык белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Бик мул, сыгылып тора торган табын. Әлбәттә, үзенең зәвыклы бизәлеше белән аерылып торгандыр. Бөтен кешенең никах мәҗлесендәге кебек традицион казлар, чәкчәк, бавырсаклар бар иде. Хәзрәт бик матур, үтемле вәгазь сөйләде.

Ул бит татар эстрадасына креатив, яңа сулыш керткән кеше. Аның никах мәҗлесе дә шундый булды. Мин дә үземнең никахымны шулай ясармын дип өметләнәм.

– Амин. Бирсен Ходай!

 

Туйдан тукмак та калмый, дисәләр дә, Салават калган. Ә әлмәтлеләр булды! Без булдырабыз шул!

«Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез!» – диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса