Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Идел буе федераль округында иң күп сабый Татарстанда туган

 Узган ел республикада 134 мең гражданлык хәле актлары теркәлгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округлары арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләргә ия булган. Бу хакта бүген ТР ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.

 400 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле башка гамәлләр башкарылган. 

«Абсолют күләм буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә безнең республика Идел буе федераль округында туу турында актларны теркәү буенча беренче урында», — диде ул.

2020 ел нәтиҗәләре буенча икенче һәм аннан соңгы балалар туу республикада туган балаларның гомуми санының 61 процентын тәшкил итә. 

Татарстанда мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы, дип өстәде Нигъмәтуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса