Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшерен казино табылган

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре чираттагы яшерен казиноны япты.

Шәһәрнең торак булмаган биналарының берсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре легаль булмаган казиноны япкан. Клубта интернет ярдәмендә яшерен уеннар алып барылган.


Казинодан 14 системалы блок, моноблок, 13 монитор, Wi-Fi роутерлар, клиентлар карталарының кодларын санаучы җайланма, касса һәм акча алынган.


Хәзер полиция законсыз бизнеска бәйле кешеләрне ачыклый.

 

Бу хакта Татар Информ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса