Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 23 нче игезәкләр туган

Бала туу - ата-ана өчен зур шатлык, ә алар икәү булганда, бу икеләтә шатлык.

Әлмәт районында яшәүче Ольга һәм Александр Гыйбадуллиннар гаиләсендә ике бала дөньяга аваз салган. ЗАГС идарәсе белгечләре ел башыннан аларның 23 нче булып теркәлүләрен билгеләгән.

Игезәкләрне 5 ноябрь көнне теркәгәннәр. Әти-әниләре сабыйларына Тимур һәм Рамил исемнәре биргән.

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлап, беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса