Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Ләйлә Фазлыева  подъездларны санитар эшкәртү буенча эшне активлаштырырга чакырды

Татарстан Республикасы Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева  республиканың идарәче компанияләрен һәм  торак милекчеләре ширкәтләрен  подъездларны санитар эшкәртү буенча эшне активлаштырырга чакырды.  Ләйлә Фазлыева  коронавирус инфекциясенә каршы оператив штаб утырышында халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш, дип белдерде.

“Барысы да идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең мәҗбүри рәвештә санитар эшкәртү уздыруларын көтә. Аннары безгә эшкәртү эшләре башкарылмады, шуның нәтиҗәсендә вирус йокты дигән сүзләр әйтмәсеннәр өчен, авыр булса да эшләргә кирәк», – диде ул.

Подъездларны дезинфекцияләү мәсьәләсендәге  сорауларның иң күбе  Казан һәм Яр Чаллы халкында туган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса