Әзерлекне халык бәяләр
Җылылык сезоны башланырга да күп калмый. Эшләр тәмам, нәтиҗәсен кыш күрсәтер.
Сентябрь бүген үзенең җылы, матур көннәре белән куандырса да, көзге суыклар башланырга да озак калмады.
Тиздән күпкатлы йортлардагы фатирларга, мәктәп һәм балалар бакчаларына, башка социаль объектларга пар бирә башлаячаклар. Яңа җылыту сезонына әзерлек коммунальчылар өчен иң җаваплы чор санала, шуңа күрә дә бу эшне алар җәй дәвамында алып баралар. Ә бүген исә шул уңайдан хисап тоталар.
Әлмәт җирлегендә барлыгы 1030 күпфатирлы йорт исәпләнә, шуларның 836 сы үзәк җылыту системасы аша җылытылса, 194 ендә шәхси җылыту системасы урнаштырылган.
Үсеш департаменты бир-гән мәгълүматларга караганда, җәйге чорда кайнар су һәм җылыту челтәрләрен яңарту, ремонтлау буенча шактый гына әһәмиятле эш-ләр тормышка ашырылган. Гафиятуллин урамындагы 20 нче йорт, Шевченко урамындагы 46 а йорты, Бигәш урамындагы 133-135 нче йортлар, К. Цеткин урамындагы 39 нчы һәм 36А йортларына караган җылылык һәм кайнар су торбалары яңаларына алыштырылган. Пушкин, Гагарин, Ленин, Шевченко урамнарындагы үзәк җылыту магистраль челтәре дә техник яңарыш кичергән.
«Светсервис» предприятиесе тарафыннан район котельныйларында, балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге җылыту сис-темаларына ремонт ясалган. Урсалының «Теремок» балалар бакчасында аккумулятор багы яңага алыштырылган, Ямаштагы мәктәп котельныеның кирпеч стенасы төзекләндерелгән, Кузайкино мәктәбенең җылылык торбалары, газ-үткәргечләре буялган, инженерлык лицеендагы кайнар су торбасы ремонтланган, Яңа Кәшер интернатындагы кайнар су торбасы эретеп ябыштыру юлы белән ямалган, Кичү мәктәбендә җылылык торбалары буялган, Иске Михайловка, Бишмунча мәктәпләрендәге котельныйларда да ремонт үткән. Илтән-Бута авылында суүткәргеч торба монтажланган, Яңа Нәдер, Сиренькино, Колшәрип, Габдрахман, Кәләй авыл җирлекләрендәге объектларда да торбаларны буяу, төзекләндерү кебек чаралар тормышка ашырылган. Капиталь ремонт, торбаларны юдырту, насосларны һәм башка җиһазларны алыштыру, яңаларын урнаштыру - барысы да җиренә җиткереп башкарылган.
«Альтехносервис» җәм-гыяте шулай ук булган җи-һазларны карап чыгу, технологик торбаүткәргечләрне алыштыру, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эш-ләрен башкарган. Беренче карашка күп кенә чаралар планлы ремонт кебек гадәти күренеш тоелса да, суыклар башланып, торбалар тишелеп, су ага башлагач, аларны ямау, ремонтлау күпкә уңайсыз һәм катлаулырак булырга мөмкин, шуны да онытмаска кирәк. Шуңа күрә дә авыл җирлегендә гомер кичерүчеләр бу эш-ләрне башкаручыларга бик рәхмәтле.
Үсеш департаменты җитәкчелеге дүшәмбе киңәшмәсендә торак фондның яңа җылыту сезонына йөз процент әзер булуын хәбәр итте. Хәзер инде 15 сентябрьгә кадәр әзерлек паспортларын гына аласы калган. Бар да яхшы, бар да тәртиптә кебек. Эшләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы үткәрелгәнлегенә җылыту сезоны башлангач халык үзе бәя бирер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа