Әлмәттә авария аркасында кайбер йортларда яшәүчеләр салкын сусыз калды
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә авария аркасында кайбер йортларда яшәүчеләр салкын сусыз калды

Су аварияне бетергәнчегә кадәр 13.00 сәгатьтән туктатылды.

Әлмәттә кайбер йортларда салкын су бирү туктатылды. Бу Тимирязев урамы – Тукай проспекты янындагы магистраль суүткәргечтәге аварияне бетерү белән бәйле. Мәгълүматны «Әлмәт-Водоканал» тапшыра.

Су эшләре тәмамланганчы туктатылган.

Салкын сусыз калды:

- Тимирязев урамы-Тукай проспектыннан Фәхретдин урамына кадәр;

- Тукай проспекты-Ленин урамыннан алып Девонскаяга кадәр;

- Ленин урамы-Фәхретдин урамыннан алып Радищев урамына кадәр;

- Тукай проспекты – Шевченко урамының так ягы.