Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтлеләр Тимур Нагумановка мөрәҗәгать итте

Барлык сораулар да район башлыгының шәхси контроленә алынды.

29 октябрьдә район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Бу хакта ӘМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итүдә шулай ук торак-комуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Николай Жалнин катнашты.

Район башлыгына үз проблемалары белән Ленин урамы буенча 118 нче, Гафиятуллин урамы буенча 39 нчы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны торак-коммуналь өлкә, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм шәһәр җәмәгать транспорты мәсьәләләре борчый иде.

Тимур Нагуманов барлык мәсьәләләр буенча да аңлатмалар бирде һәм тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кушты. Барлык сораулар да район башлыгының шәхси контроленә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса