Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы Әлмәттә яңа арт-объект ача

Ул 2 нче АПТС бинасы янәшәсендә урнашкан.

 

Әлмәттә "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы махсус онлайн-тапшырулар башлап җибәрү турында игълан итә һәм яңа арт-объект ача.

Объект 2 нче АПТС бинасы янында, Белоглазов урамы, 62 адресы буенча урнашкан. Ул өч телдә лазер-график сүзләр күрсәтәчәк: «Нет места лучше дома / Өеңнән яхшы урын юк / There’s no place like home». Бу күренешне бүген кич үк күрергә була.

Россия рәссамнары командасының Арт-проекты татарстанлыларны өйдә калырга чакыра һәм «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының онлайн-тапшыруын алдан хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирлар, видео-лекцияләр, экспертлар һәм рәссамнар, кураторлар һәм гидлар белән зум-конференцияләр узачак. Шулай итеп, проект командасы әлмәтлеләрнең ялын төрлеләндерергә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса