Татарстан МХО зонасына 150 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гомуми авырлыгы 150 тоннадан артык булган гуманитар йөк белән тугыз фура җибәрелгән.
Ярдәм республикада шефлыкка алынган шәһәрләр белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче бүлекчәләргә каралган. Колоннаны урында Россия Герое Раил Габдрахманов каршы алды.
Йөк составына 120 тонна агач материалы, 700 ОСП-плита, 1,5 мең метр арматура, ике тоннадан артык кадак, цемент, торбалар, кабель һәм чыбыклар, светодиодлы яктырткычлар, автоном дизель җылыткычлар, аккумуляторлар, генераторлар, су җылыткычлар һәм башка кирәкле материаллар һәм җиһазлар кергән.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, йөкне адреслы заявкалар буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, эре бизнес һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре белән тыгыз элемтәдә формалаштырганнар. Логистика мәсьәләләре белән «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге шөгыльләнде, дип яза Вести Татарстан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia