Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Күңел» радиосы концертында танылган җырчылар чыгышы көтелә

Чара Казанда 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын хәбәр итте.

«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак. Тамашачыны бик матур тамаша көтә. Артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», - ди ул.

Шулай ук Шамил Садыйков 1970-1990 елларда яңгыраган җырларга ихтыяҗ зурлыгын да әйтте. Концерт феноменаль булачак дип ышандырды. 

Лилия Мәхмүтова фикеренчә, «Күңел» радиосының тагын бер эшчәнлеге - концертлар оештыру. Ул һәр ай саен Чаллы халкы өчен тамашалар күрсәтелүен әйтте. Радионың 25 еллыгы  уңаеннан, бөтен Татарстанга чыгуны максат итеп куюларын да хәбәр итте.  

Концертта Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да катнашачак. Ул проектны бик кызыклы дип бәяләде. «Концертлар күп, сезнең тәкъдимегез Казан тамашачысына ошамый калмас. Феноменаль концерт икән, күңелле булыр дип уйлыйм. «Ак майларда - ак вәгъдәләр», «Яран гөл», «Сөю җыры» дигән җырларыбызны тәкъдим итмәкче булабыз», - диде җырчы.

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса