Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан эшкуарларының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә түбән процент белән кредит алу мөмкинлеге бар

Инвестиция максатларына 1 млрд сумга кадәр кредитларны инде эшкәртү производстволары, кунакханә бизнесы, транспорт белән ташу һәм логистика предприятиеләре ала ала.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3% һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.

«Инвестиция максатларына 1 млрд сумга кадәр кредитларны инде эшкәртү производстволары, кунакханә бизнесы, транспорт белән ташу һәм логистика предприятиеләре ала ала. Киметелгән ставка – урта бизнес өчен 3 %, кече һәм микробизнес өчен 4,5 %. Әлеге ташламалы шартларда беренче атнада республика эшкуарларына 250 млн сумнан артык кредит бирелде», – дип хәбәр итте Татарстан республикасы икътисад министрлыгының эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хисмәтов.

Компанияләр ташламалы кредитларны төрле инвестиция максатларына алалар. Әйтик, бер шәхси эшкуар алынган акчаны яңа производство оештыру өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтәчәк. Икенчесе –пластик тәрәзәләр чыгару буенча производство корпусы төзелешенә. Банкларга республика эшкуарларыннан барлыгы 3,1 млрд сумнар артыклык 26 гариза кергән.

Программа өстенлекле тармакларда инвестицияле кредитлау мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә һәм эшкуарлар өчен бизнесны үстерүгә этәргеч бирәчәк. Алынган финанс ярдәме җиһазларны тизрәк сатып алырга һәм продукция җитештерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кредитка гаризаны Татарстан республикасында тәкъдим ителгән 18 банкның берсендә гариза тапшырып бирергә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Яңа ташламалы программаны эшләтеп җибәрү турындагы карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды. 

Федераль программада катнашучы банкларның, шулай ук ОКВЭД кодларының тулы исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса