Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнар рейтингының беренче нәтиҗәләрен игълан итте

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.

Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнар рейтингының беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Рейтингта  уберенче торган районнарга радио «Мин матурлык эзләп йөрим» концертын куячак.

Рейтинг ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелә. 

«Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонының маршруты билгеле була башлады. Бу атнада иң күп тавышны  Сарман җыйган. Икенче урында Актаныш, өченче урында Нурлат тора. Димәк, әгәр тавыш бирү нәтиҗәсенә якын көннәрдә үзгәреш кертелмәсә, “Китап”лылар матурлык эзләп Сарманга юл тотачак», – диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. 

Тавыш бирү дәвам итә. Бер атнада 900гә якын кеше тавыш бирүдә катнашкан. 

Хәзерге вакытта автомарафонга әзерлек бара. Урам концертларында, «КИТАП FM» алып килгән җырчылар, артистлар, шагыйрьләрдән тыш, райондагы сәнгатькәрләр һәм үзешчәннәр дә катнашыр дип көтелә.  

«Сез чакырыгыз, без киләбез!» – ди Алмаз Миргаязов. 

 

«КИТАП FM» радиосы Казанда 98,6 FM  ешлыгында эшли, аны шулай ук смартфоннарга йөкләп тыңларга мөмкин. Радионы йөкләп тыңлаучылар саны ике елда 20 меңнән артып китте. Радио матур татар җырларын, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр яңгырата. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса