Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

29 июньнән Татарстан Росреестры һәм күп функцияле үзәкләр кәгазьсез документлар әйләнешенә күчәләр

2022 елның 29 июненнән Татарстан Росреестры һәм КФҮ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчә торган үзгәрешләр үз көченә керә.

Әлеге эш «стоп-кәгазь» проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, ул электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны цифрлаштыруга һәм кәгазьдә саклана торган мәгълүмат санын минимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күп функцияле үзәккә кергән документларны электрон документ формасына әйләндерәчәк, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән раслаячак һәм Татарстан Росреестрына электрон рәвештә, якланган элемтә каналлары аша җибәрәчәк. Кәгазь документлар электрон рәвешкә күчерелгәннән соң, алар әзер документларны күп функцияле үзәкләр офисларында бирү датасына кадәр сакланачак. Элегрәк аларны күп функцияле үзәктән Росреестрга һәм кирегә илтәләр иде.

Шулай ук күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкару һәм аларны почта аша алу өчен Росреестрга документлар тапшыру да төшереп калдырыла.

Татарстан Росреестрында агымдагы елның 29 июненнән үз көченә керә торган башка закон актларына да игътибар иттеләр.

Шулай итеп, шәхесне раслаучы документның гамәлдә булу вакыты чыккан булса, документларны кабул итүдән баш тартачаклар.

"Хәзерге вакытка кадәр, әгәр документларда "дефектлар" булса, алар КФҮ тарафыннан кабул ителә идек. Үз көченә кергән яңалыклар исә документларны кабул итү процессын оптимальләштерергә, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кире кайтарулар һәм туктатып торулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ә безнең гражданнар регистратор карарын көтеп, вакытны югалтмаячак", - ди Алмаз Арсланов.

 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса