Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Изге Болгар җыенының афишасы билгеле булды

Өйлә намазы, милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры, татар токымлы атларны күрсәтү, лекцияләр һәм күргәзмәләр. 21 майда «Изге Болгар җыены» узачак

Шимбә көнне «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. 

Быел анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашыр дип көтелә, шулай ук форумда катнашучыларның, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән татар дин әһелләренең һәм мөселманнарның дини идарәләре рәисләренең, муниципаль берәмлекләр башлыкларының, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренең килүе көтелә.

Быелгы "Изге Болгар җыены" программасы бай булачак. Төрле мәйданчыкларда гарәп каллиграфиясен өйрәнү технологиясе буенча лекцияләр, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла, барлык музей комплекслары ачылачак һәм яңа экспозицияләр тәкъдим ителәчәк. Билбау көрәше буенча бөтенроссия турниры финалы шулай ук исламның 1100 еллыгын бәйрәм итү көнендә узачак. Өйлә намазыннан соң Җәмигъ мәчетендә кунакларны концертка чакырачаклар.


 Бәйрәмнең тулы афишасы белән монда таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса