Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашучылар тоткарланды

Алар җаваплылыкка тартылды.

Әйтик, 24 февральдә шундый чара Казан шәһәренең Бауман урамында оештырылды. Нәтиҗәдә, 21 кеше тоткарланган (1 балигъ булмаган). Әлеге фактлар буенча суд карары бар инде. Катнашучыларга кабат хокук бозучылар өчен 5 мең сум штрафтан алып, 10 тәүлеккә кадәр тоткарлау  билгеләнгән.


27 февральдә шундый ук санкцияләнмәгән ике акция нәтиҗәсендә 46 кеше тоткарланды. Һәркайсына карата РФ КоАП 20.2 ст. буенча административ беркетмәләр төзелде.


Хокук саклау органнары гамәлдәге законнарда законсыз акцияләрдә катнашкан өчен егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган, дип хәбәр итә. Ә кабат канун бозган өчен штраф йөз илле меңнән өч йөз мең сумга кадәр арта яки утыз тәүлеккә административ кулга алыну белән яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса