Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәтлеләрне «Россия чаңгы юллары-2022» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына чакыралар

Анда профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша ала.

12 февральдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «Россия чаңгы юллары-2022» бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.

Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юллары-2022»нең төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында биреләчәк. Катнашучылар  3, 5 яки 10 км дистанциядә ярашачак.

 Казанда быел чаңгыда катнашучыларның максималь саны-18 мең кеше булыр дип көтелә. Республика буенча барлыгы 200 меңгә якын кеше катнашачак. Кушылырга теләүчеләр өчен яшь буенча бернинди чикләүләр дә юк, бары тик табибтан  белешмә генә кирәк.

«Россия чаңгы юллары»нда катнашу өчен теркәлергә һәм старт комплекты алырга кирәк. Аны 11 февральгә кадәр Ташаяк ур., 2а адресы буенча Үзәк стадионның икенче катында эшләргә мөмкин булачак. Старт комплектларын бирү буенча мандат комиссиясе 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Казан белән бергә бу көнне чаңгыга Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән спортчылар һәм һәвәскәрләр чыгачак. Стартлар Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә узачак.

Массакүләм чаңгы ярышлары тамашачылары өчен зур мәдәни программа, призлар уйнату, киез итекләрдә хоккей буенча турнир һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башка бик күп күңел ачу чаралары әзерләнәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса