Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Волга-Вятскуправтодор" җитәкчесе Илдар Минһаҗев: "Торак пунктлар янында яктыртылмаган бер генә юл участогы да юк"

Юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннары календарь ел нәтиҗәләре буенча ачыклана.

"Волга-Вятскуправтодор" җитәкчесе Илдар Минһаҗев: "Юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннары календарь ел нәтиҗәләре буенча ачыклана. Әйтик, узган елда җиде авария – куркыныч участок ачыкланды: өчесе-Чаллы тирәсендә М7 трассасында, дүртесе-Казан-Оренбург автоюлында. Юл-транспорт һәлакәтләре күп булган алты урын юк ителде инде."

Моның өчен өстәмә рәвештә светофорлар, җәяүлеләр кичүе зонасында яктырту, юл билгеләре куелдыла, тавыш полосалары булдырыла. Юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәртелә һәм җирле халык мөрәҗәгатьләре буенча М7нең 1043 нче километрында, Яр Чаллы шәһәренә керү юлында җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелгән.

"Авария хәлендәге бер участок 1061 нче километрда калды. Аның белән мәсьәләне алда торган реконструкция кысаларында хәл итәчәкбез. Инде әйтүемчә, Яр Чаллыдан Башкортостан чикләренә кадәр М7 трассасы реконструкциягә эләгә. Әлегә без анда ниндидер капиталь чаралар үткәрә алмыйбыз, чөнки киләсе елга төзү-монтаж эшләрен башларга планлаштырабыз", - дип хәбәр итте Илдар Минһаҗев. 

Тулырак мәгълүмат белән моннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса