Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Шәхси эшкуарлар тарафыннан иминият взносларын түләү тәртибе һәм сроклары турында

Әгәр гражданин үзенә үзе эшләргә дигән карар кабул иткән һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән икән, ул мәҗбүри рәвештә иминият взнослары түләүче була.

Иминият взносларын шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, бәяләүчеләр һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар түли. Иминият взнослары түләүче бер үк вакытта ике категориягә — үзе өчен иминият взносларын түләүче шәхси эшмәкәр һәм үз хезмәткәрләре өчен взнослар түләүче эш бирүче булса, ул һәр нигез буенча иминият взносларын исәпли һәм түли.

Шул ук вакытта, иминият кертемнәре салым салу системасына, эшмәкәрлек эшчәнлеге төренә, керем күләменә бәйсез рәвештә түләнергә тиеш.

Түләү вакытын үз теләгең белән сайларга мөмкин — я бер тапкыр, яки ел дәвамында берничә түләүгә бүлеп, әмма агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча. 

Шулай итеп, агымдагы ел ахырына кадәр ялланган хезмәткәрләре булмаган барлык эшмәкәрләргә беркетелгән күләмдә 40 874 сум күләмендә иминият взнослары түләргә кирәк, аларның 32 448 сумы — пенсия взносы һәм 8 426 сумы — медицина иминиятенә взнослар. 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителү сәбәпле, 2021 ел өчен түләү срогы 2022 елның 10 гыйнварына күчерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса