Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан бизнесы 3.0 программасы буенча 3,9 млрд. сумнан артык суммага гаризалар биргән

Татарстан республикасының 177 кече һәм урта предприятиесе ФОТ 3.0 федераль программасы буенча ташламалы финанслауны җәлеп итеп банкларга мөрәҗәгать итте.

Кредитка гаризалар суммасы 3% ка 3,9 млрд сумнан артып китә.

Исегезгә төшерәбез, ташламалы кредит бирү федераль программасының гамәлдә булуы, 1 ноябрьдән башлап, коронавирус чикләүләренә җавап итеп, яңадан торгызылды. Программа зыян күргән бизнес тармакларына  ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның шартлары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, штат санын 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән, киметелгән ставка буенча – 3% күләмендә кредит алырга мөмкин. Программа гамәлдә булган ике атна эчендә Татарстан эшкуарларыннан 3,9 млрд. сумлык гаризалар алынган, 325 млн. сумлык 216 кредит бирелгән.

Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. Кредит бирү вакыты 18 ай тәшкил итә, шул исәптән кредитның процентларын һәм төп өлешен түләү буенча 6 айга кичектерүне дә кертеп, грейс-чор, аның тәмамлануы буенча кредитны түләү вакыты 12 ай тәшкил итәчәк.

Инде искәртелгәнчә, кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләр санының кимендә 90% ын саклап калу өчен 3.0 ФОТ буенча ташламалы шартларны саклау мөһим шарт булып тора. Әгәр предприятие хезмәткәрләр санын саклап калу шартын боза икән, ул автомат рәвештә программадан төшереп калдырыла һәм тулы базар ставкасы түли башлый, ул елына 10% тәшкил итәчәк.

 

Программага Татарстан республикасында тәкъдим ителгән 15 банк кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса