Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларны хезмәт хакын конвертларда алмаска өндиләр

Республика халкы «халыкның формаль булмаган мәшгульлеге» мәсьәләләре буенча,ТР буенча салым хезмәте идарәсенә 8 (843) 235-18-38 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе пенсия, больничный кәгазьләрен исәпләү, дәвалануга, укуга, торак сатып алуга каралган салым вычетларын исәпләү рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Шуңа күрә ведомство хезмәт хакын конвертларда алуга килешмәскә киңәш итә. 

 

Шулай итеп, 2021 елның 9 аенда хезмәткәрләргә хезмәт килешүе төземичә генә хезмәт хакын конвертларда түләгән 2300 эш бирүче белән эш алып барылган. 2 меңнән артык шундый эш бирүче үз карарларын яңадан карады һәм хәтта хезмәт хакларын да арттырды. 

Татарстанлылар «халыкның формаль булмаган мәшгульлеге», «конвертлы түләүләр» мәсьәләләре буенча Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе (8 (843) 235-18-38 телефоны буенча яки Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге телефоны (8-800-222-2222) буенча мөрәҗәгать итә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса