Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт белдерде

«Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә, халык санын алу ике көннән тәмамланачак. Халык санын алучылар килгәндә хуҗалары өйдә булмаган торак йортларга һәм фатирларга киләсе атнада кабат йөреп чыгу дәвам итә.

Элегрәк Татарстанстат хәбәр иткәнчә, халык санын алуда Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты катнашкан.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кампаниядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса