Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Быел илкүләм проект буенча Татарстанда ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла

2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Спорт –тормыш нормасы» федераль проекты буенча, Татарстанның дүрт районында ГТО нормативларын тапшыра торган спорт мәйданчыклары ачылачак. Алар Нурлат, Яшел Үзән, Чистай һәм Биектау районнарында урнашачак.

 Кукмарада универсаль спорт залы кулланылышка тапшырылды. Аны 17 августта ачтылар. 

Илкүләм проект буенча Казанның Россия Герое С.А. Ашихмин исемендәге 130нчы урта мәктәбе территориясендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы стендка ату һәм пуля белән ату буенча спорт мәктәпләре җиһазлар, инвентарьлар белән тәэмин ителде. 

Татарстан һәм Россиянең спорт резервын әзерләүче 10 спорт оешмасына җиһаз, инвентарь, экипировка һәм 5 Ford Focus микроавтобусы сатып алынды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең үсеше максатында «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 12 юнәлешне колачлый.

«Демография» илкүләм проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын 55 процентка кадәр арттыру бурычын тота. Бу күрсәткечкә ирешү өчен кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә этәрүче ГТО комплексларын актив рәвештә үстерергә кирәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса